Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында урнашкан театр скверында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бәйрәм шартларында кайбер балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Мария Евлахинаның теләге тормышка ашты.
«Ул кечкенә яшьтән Яңа елга хайваннар костюмнарын киенерргә ярата һәм менә аның теләге тормышка ашты", - дип уртаклашты кызның әнисе.
Мария исә сәхнәгә күтәрелде, анда район башлыгы аңа песи костюмы тапшырды.
Мәктәп рюкзагы турында хыялланган Никита Семочкин да, "Лего" зур конструкторының бәхетле иясе Камил Хәсәнов та бүләкләргә сөенде.