Нурлатта COVID-19 дан прививка ясатучылар бар инде

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Нурлат район үзәк хастаханәсенә яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен «Гам-КОВИД-Вак» катнаш вектор вакцинасының беренче партиясе кайтты.

"Иммунизация курсы ике вакцинациядән тора. Шулай ук риск төркемнәре билгеләнде, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләрен, мәгариф һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен прививка ясарга киңәш ителә», – дип хәбәр иттеләр район үзәк хастаханәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International