Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре төркеменең Нурлат ветераннары сугышчы-интернационалистның әнисе янына бардылар

2021 елның 18 июне, җомга

1 июльдә билгеләп үтелүче сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу һәм хөрмәтләү көне кысаларында Нурлат районында Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт иткән ветераннар Рөстәм Әбҗәпбәров, Мансур Әгълетдинов һәм Александр Ильин Зирекле авылында яшәүче Әминә Шәйхетдиновага бардылар. Әминә ханым биш ул тәрбияләп үстергән, шуларның өчесе – Нәбир, Җәмил һәм Альберт Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Илгиз - Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре ветераны. Кызганычка каршы, хезмәт иткәннән соң аларның барысы да хәрби яралардан арынмаган, бүген бары Илгиз белән Җәмил генә исән.

Нурлат районында Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре ветераннары Әминә Шәйхетдиновага зур хөрмәт белән аның ныклыгына, күңел күтәренкелегенә соклануларын белдерделәр, район данын яклаган батыр уллары өчен рәхмәт әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

«Ана йөрәгенең мондый хәсрәткә ничек түзгәнен күз алдына да китереп булмый, - диде Рөстәм Әбҗәпбәров. – Сөйләшеп утырганда авыр хатирәләр, бетмәс-төкәнмәс югалтулар һәм аны да, улларын да онытмаулары шатлыгыннан Әминә апаның күзләренә яшь тулды...

Туган Ватаныбызның лаеклы улларын тәрбияләгән барлык аналарга түбәнчелек белән баш иябез. Хәерле сәламәтлек һәм якты озын гомер телибез. Ә безнең янда булмаган сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына - мәңгелек хәтер һәм дан!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International