Шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган «Иҗади йөрәкләр яктылыгы» дип исемләнгән тантаналы чара узды.
Бәйрәм кәефе бусагадан ук сизелә иде: кунакларны матур итеп бизәлгән фотозона каршылады. Фойеда чәй эчү оештырылган – кичәдә катнашучылар Рәсми өлеш башланыр алдыннан җылы, дустанә атмосферада аралаша алдылар. Аннары тантана тамаша залында дәвам итте.
Район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иван Захаров тармак вәкилләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул мәдәният хезмәткәрләре хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады һәм район тормышына керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде:
"Безнең районда мәдәният өлкәсе бик күптөрле: китапханәләр, музейлар, мәдәният йортлары, ял үзәкләре, сәнгать мәктәпләре, иҗат коллективлары... Биредә аеруча инициативалы, талантлы, үз эшенә чиксез бирелгән кешеләр эшли. Барлык мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар һәм бәйрәм чаралары сезнең катнашта уза. Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, безнең өчен бәйрәм оештырасыз, иҗтимагый тормышта актив катнашасыз. Ирекле ярдәм күптән инде җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелде, һәм мәдәният волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп, үз өлешләрен кертәләр. Аерым рәхмәт сүзләре тармак ветераннарына: сез хезмәт сөючәнлек үрнәге булдыгыз һәм булып каласыз, яшьләргә иң яхшы традицияләрне саклык белән тапшырасыз», – дип билгеләп үтте Иван Николаевич, барысына да иминлек теләде.
Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Морзаханов, батальон командиры, кече лейтенант Альберт Мөхәммәтов, «Хәрби туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Зиннур Мотаһиров һәм район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Әхмәдиева кушылды.
Эшкә йомгак ясап, Рәзилә Илгизәр кызы:
"Узган чорда безнең мәдәният бүлеге яхшы нәтиҗәләргә иреште. 16 меңнән артык мәдәни-массакүләм чара үткәрелгән. Эре грант проектлары уңышлы гамәлгә ашырылды, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытылды, «Пушкин картасы» гамәлгә кертелде һәм актив кулланыла, – диде ул, тармак ветераннарына да рәхмәт белдереп.
Кичәнең төп моментларының берсе бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгеннән, район җитәкчелегеннән һәм мәдәният бүлегеннән дистәләгән белгечләр – үзешчән артистлар, хореографлар, музыкантлар, китапханәчеләр, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, чараларны оештыручылар һәм башкалар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алды.
Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Нурлат районы оешмасы рәисе Таңсылу Габдрахманова активистларга Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамоталарын тапшырды. Альберт Мөхәммәтов махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур өлеш кертүче хезмәткәрләрне 29657 нче хәрби частьнең «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медальләре белән билгеләп үтте. Зиннур Мотаһиров «Хәрби туганлык» оешмасыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга якты хисләр бүләк итү өчен сәхнәгә чыкты. Концерт программасында лирик һәм патриотик җырлар яңгырады, ә яшь биючеләр залны халык һәм заманча номерлар энергиясе белән тулыландырды.
Кичә җылы рәхмәт сүзләре һәм истәлеккә фото – Нурлат районының мәдәни тормышында буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы символы белән тәмамланды.