Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән, хәрби дан һәм батырлык көне котлыйм! Бу бәйрәм хәрби хезмәт белән язмышын бәйләгән һәм ул һөнәренә әйләнгән кешеләр өчен генә кадерле түгел. 23 февральдә без барлык Ватанга тугърылыклы, Россиянең ышанычлы үсешен тәэмин итеп илебез һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен ышанычлы яклаучыларны хөрмәтлибез. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм илебездән читтә кораллы конфликтларда һәлак булган якташларыбызга тирән хөрмәт белдереп, батырлыклары алдында баш иябез. Үсеп килүче буынга – булачак Ватанны саклаучыларга зур өметләр баглыйбыз. Бүген илнең куәтен һәм байлыгын арттыруда, аның изге традицияләрен саклап калырга омтылуда барыбыз да бердәм. Чын күңелдән һәр гаиләгә игелек, бәхет, тигезлек һәм иминлек телим. Солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт итәргә, ветераннарга исәнлек-саулык телим. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы