Район башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне уңеннан котлавы

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!

Бу бәйрәм һәр язда безне җылылык һәм яктылык белән каршы ала. Ул безнең аналар, хатыннар, кызлар, апалар – йөрәгебезгә якын барлык хатын-кызларга карата булган ярату һәм иң изге хисләр белән тулган.

Безгә тормыш бүләк итеп, озак еллар дәвамында сез ярдәмчелек, булышлык һәм кайгырту белән җылытасыз, саклыйсыз һәм яратасыз.

Хәрмәтле хатын-кызлар, түземлегегез һәм яратуыгыз, безне рухландыруыгыз,  безгә ярдәм күрсәтүегез һәм безне дөрес юлга юнәлтүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сез безгә алга таба барырга көч бирәсез.

Яз башы сезгә бәхет, тынычлык, җан тынычлыгы, гаиләләрегездә татулык һәм тормышыгызда шатлык китерсен! Сезгә нык сәламәтлек һәм мул тормыш телим.

Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International