Чираттагы кабул итү барышында ул өч мөрәҗәгатьне карады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Нурлатта гражданнарны кабул итте. Очрашуда өч мөрәҗәгать каралды, һәрберсе буенча кирәкле аңлатмалар бирелде һәм ярдәм күрсәтелде.
Беренче сорау гражданлык алуда ярдәм итүгә кагылды. Мөрәҗәгать итүчегә җентекле консультация бирелде һәм тиешле гамәлләр тәртибе аңлатылды.
Икенче мөрәҗәгать - «Дуслык» газетасына язылуны оештыру турында. Мәсьәлә уңай хәл ителде, СВОдагы сугышчылар һәм аларның гаиләләре депутат ярдәме белән бу яртыеллыкта да район газетасын алдырачак.
Өченче мөрәҗәгать 1 группа инвалидтан язма рәвештә килгән. Гражданин гаражын ремонтлауда — түбәсен алыштыруда һәм идәнен түшәүдә ярдәм сораган. Депутат сорауны эшкә алды: ярдәм күрсәтү өчен тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать җибәреләчәк.
Шамил Габделхәй улы район халкы белән мондый очрашуларны даими үткәрә, чөнки алар халыкның ихтыяҗларына оператив җавап бирергә, территорияләрнең реаль проблемаларын күрергә һәм аларны хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирә. Кешеләр белән шәхси аралашу депутатка урыннардагы вәзгыятьне яхшырак аңларга ярдәм итә, ә гражданнар өчен — үз сорауларын хакимияткә турыдан-туры җиткерү, квалификацияле ярдәм яки аңлатма алу мөмкинлеге.
Бу юлы да кабул итү эшлекле шартларда узды, барлык мөрәҗәгатьләрне тыңладылар һәм кирәкле ярдәм дә күрсәтелде.