Нурлат районында экологик икеайлык төгәлләнде: 2800 тоннага якын чүп җыеп түгелгән

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Санитар икеайлык 1 апрельдә башланды. Бу чорда 100дән артык чара үткәрелде, парклар, скверлар, учреждениеләр, предприятиеләр территорияләре, гомумән, шәһәр һәм торак пунктларның тышкы кыяфәте үзгәрде.

Башкарылган эш йомгаклары буенча икеайлык кысаларында чүп түгү полигонына 2718 тонна чүп ташылган. Территорияләрне җыештыруда 7000нән артык кеше катнашты, 80 берәмлектән артык техника эшләде.

Шулай ук икеайлык кысаларында 900 дән артык агач утыртылды.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев эшне туктатырга ярамый, дип билгеләп үтте һәм чүп — чарны рөхсәт ителмәгән урыннарда туплауга юл куймау бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International