Нурлат укучысы Бөтенроссия олимпиадасында катнаша

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучысы Дмитрий Еремеев шул көннәрдә экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнаша. Сочига үз белемнәрен күрсәтергә илебезнең 71 төбәгеннән 230дан артык 9-11 сыйныф укучылары килгән. Аларның белемнәрен составына Россиянең экология өлкәсе галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, РФның атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәрләре кергән жюри бәяләячәк. Олимпиада биремнәрен үтәүдән тыш, яшь экологлар курортның истәлекле урыннары – дендрарий, Роза-Хутор, Олимпия объектлары, Сочи-паркка экскурсияләргә дә барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International