“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе үткәргән бәйгедә икенче урынга лаек булды. Ул бәйгенең “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән иң яхшы диалог” номинациясе буенча билгеләп үтелде. Бу хакта диплом һәм бүләкне җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Бәхтияровага узган атнада Казанда үткән бүләкләү тантанасында тапшырдылар.