21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарәләр көне узачак. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советында “Муниципаль үзидарәнең иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында район Советының оештыру бүлеге начальнигы Динә Хуззятова да бар иде.