Иске Әлмәт авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр уза

2019 елның 12 апреле, җомга

Иске Әлмәт авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында эш оешкан төстә башланып китте. Аның кысаларында шул көннәрендә Яңа Әлмәт авылы зиратында өмә оештырылды. Анда авылның 30га якын кешесе катнашып, зират территриясендәге корыган агачларны, вак куаклыкларны кискәннәр, коры үләнне җыештырганнар.

Икеайлык кысаларында эшләр, шулай ук зиратларда өмәләр дәвам иттереләчәк. Инде бу якшәмбедә Иске Әлмәттә чираттагы өмәне игълан иттек. Анда да халык актив булыр дип өметләнәбез, – ди Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов.

Иске Әлмәт авыл җирлеге территориясендә 7 зират исәпләнә. Ел саен аларда үзара салым средстволары хисабына төзкләндерү эшләре үткәрелеп тора.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International