Нурлатта чокыр ремонты сезоны ачылды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Юлчылар чираттагы сезоннарын ачты – ике атна элек чокыр ремонтына керештеләр.

Кар әле эреп тә бетмәде, шәһәребезнең кайбер урамнарында инде юлчылар бригадалары юл катламын ремонтлый башладылар. Билгеле булганча, шәһәрдәге әйләнеч юлларның торышы өчен Нурлат автомобиль юллары идарәсе җаваплы. Һәм иң беренче чиратта, ремонт автомобиль хәрәкәте интенсив булган участокларда ясала. Менә кичә дә НУАД юлчылары юл техникасын Самаренкин урамының бер башында туплаган иде. Биредә эшләрне юл мастеры Ранис Садыйков бригадасы башкара.

– Бүген юлның бер ягындагы эшләрне тәмамларга тырышачакбыз, – диде ул. Бер минутка гына да туктап тормыйча, юл мастеры эшләрне билгеләде, һәм юлчылар тиз арада юл билгеләре – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен конуслар урнаштырып чыктылар. Төягеч машинисты Рамил Нурмөхәммәтов шунда ук фреза белән чокырларны кисә башлады. Аңа аеруча төгәл булырга туры килә – чокырның барлык почмаклары да 90шар градуслы итеп кисеп алынырга тиеш. Юлчылар Илдар Яхин, Василий Куприянов һәм башкалар үз чиратларында чокырларны һава өрдергеч белән чистартып, битум белән эшкәртәләр. Бу иске асфальтның яңасы белән тоташуы өчен башкарыла. “Чокыр реомнтында технологик процессны үтәү мөһим, башкарылган эшнең сыйфаты да, юлларның торышы да шуңа бәйле”, – диләр тәҗрибәле юлчылар. Аннан соңгы этап – чокырны кайнар асфальт-бетон катнашмасы белән тутыру, аны Сергей Семенов “КамАЗ”ы белән китереп тора. Катнашманы салып, тигезләгәч, Илнур Гайнуллин каток белән өслекне ныгыта. Шул рәвешле, беренче карашка гына чокыр ремонты тиз ясала кебек.

Тулаем, быел НУАД юлчылары алдына масштаблы бурычлар куела.

– Автомобиль юлларын карап тору буенча эшләр ел саен башкарыла, – дип билгеләп үтте идарә начальнигы Рәфис Сафиуллин, һәм төп эшләрне атады. Аларның иң әһәмиятлеләре – тимер коймаларны ремонтлау, юл билгеләре урнаштыру, вак таш түшәлгән юлларны яңа материаллар өстәп яңарту һәм башкалар. – Аксумла-Салдакай автомобиль юлына, Кузайкино-Нурлат, Чистай-Аксубай-Нурлат юллары участокларына, торак пунктларда капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Бу сезонда да юлчыларның эшләре күп. Һава торышы гына эшләргә комачаулык итмәсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International