Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәләре урыннарда Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышуларны башлап җибәрде.
Кичә, 4 апрельдә, Якты Күл авылында узган чарада катнашучылар Татар халкының үсеш стратегиясе турында сөйләшеп кенә калмадылар, бүгенге көндә татар хатын-кызларын борчый торган дин, җәмгыять, мәдәният, гаилә һәм тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Очрашу мәдәният йортында узды һәм ул, күркәм гаиләнең матур традициясенә охшатып, мул сыйлы чәй өстәле артында тәмамланды.