Бүген, 3 апрельдә, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда районның иҗтимагый советы утырышы үтте. Анда мәдәният өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрү буенча сорау каралды.