Нурлатта яшьләр акыл көчен сынады

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

“Татарстанның музей язы – 2019“ акциясе кысаларында Кама аръягы  һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее район халкы өчен  төрле чаралар, күргәзмәләр, экскурсияләр үткәрә.

Аралашу, танышу, күңел ачу, акыл көчен сынау форматындагы “Брейн-ринг”тан район яшьләре дә читтә калмады. Интеллектуаль уенда районыбызның 18-35 яшьлек егет-кызлары  алты командага тупланып көч сынаштылар.  “ТатРИТЭКнефть“, район үзәк хастаханәсе,  мәдәният бүлеге, “Татбурнефть” ИК , “Нурлатнефть“ НГДУсы һәм “Бердәм Россия“ партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе  вәкилләре катнашып, һәр команда үз исемен, девизларын тәкъдим итте. Интеллектуаль уен шәһәр тарихына, ТАССРның  100 еллыгына , Татарстанда эшче һөнәрләр һәм Россиядә театр  елларына багышланган иде. Яшьләребез үзләрен киң мәгълүматлы  булуларын күрсәттеләр, тәкъдим ителгән барлык этапларда да сынатмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International