Нурлатта бердәм кабул итү көне узды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Ата-аналары алиментлар түләмәүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Гражданнарны бердәм кабул итү көне 2 апрель көнне суд приставы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Халыкның мәшгульлеге үзәге, социаль яклау һәм мәгариф бүлекләре вкәилләре  катнашында үтте. Бу көнне белгечләргә өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның берсе – өч балалы әни.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева төрле ведомство оешмаларына гаиләләргә авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итәргә, шулай ук алиментлар түләмәүче әтиләрне 7 майда узачак комиссия утырышына чакырырга кушты.

Алиментлар түләмәүче ата-аналар белән эшләү буенча комиссия утырышы һәр айның сишәмбесендә үткәрелә. Кабул итүгә язылу Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты канцеляриясендә 8(874345) 2-00-06 телефоны буенча алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International