14 апрель көнне 14.00дә Якты Күл авылы мәдәният йортында Бөтенроссия татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Кем мин татар булмагач” дип аталган күчмә киңәшмә үткәрәчәк. Биредә сөйләшү “Татар хатын-кызы – милләт йөзе”, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” һәм “Исламда хатын-кыз” темалары буенча төркемнәрдә алып барылачак, китаплар күргәзмәсе оештырылачак. Чарада барлык теләүчеләр дә катнаша ала.