Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Районда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кысаларында Югары Нурлат һәм Якты Күл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, шулай ук “Сердәш” ансамбле әгъзасы, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңү яулаган Рәмзия Әхмәтова Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге тарафыннан билгеләп үтелделәр. Аларга бүлек җитәкчесе Әлфия Галәветдинова татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда керткән өлешләре, хезмәтләрендәге казанышлары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Моннан тыш, Әлфия Салиховна март аенда юбилейларын һәм туган көннәрен үткәргән мәдәният хезмәткәрләрен дә истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International