21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан безнең 8нче мәктәптә 1-11 сыйныф укучылары арасында ана теленә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
“Үз телен белмәгән кешенең киләчәге юк” дигән бик гыйбрәтле халык сүзләре бар. Һичшиксез, кеше үз телен камил белергә һәм аны хөрмәт итәргә тиеш. Ә моңа бары тик балалар күңеленә кече яшьтән үк гаиләдә һәм мәктәптә үз ана телләренә карата ихтирам тәрбияләп, аның асылын, гүзәллеген күререгә өйрәтеп кенә ирешергә мөмкин.
Мәктәбебездә төрле милләт балалары укый, һәм без, иң беренче чиратта, дәрестән тыш чаралар аша аларның күңелләренә үз туган телләренә карата мәхәббәт уятуны максат итәбез. Менә туган телгә багышланган әлеге бәйрәмдә дә балалар үз ана телләрендә чыгыш ясадылар. Әрмән кызы Мане Ароян, чуваш кызы Ангелина Моисеева, рус кызы Оля Кириллова үз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Кичә күңелле һәм җанлы атмосферада үтте. Ахырдан укучылар барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар.
Фәридә Хатыйпова, 8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы