Кичә, 17 февральдә, Егоркино авылында яшәүче хезмәт ветераны Василий Маркелович Дементьев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Василий Маркеловичка РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы укылды һәм шәхсән үз кулына тапшырылды. Район башлыгы урынбасары юбилярга бүләк тапшырды.