Кичә, 4 апрельдә, “Нурлат-информ” һәм “Татарстан почтасы” Әбунәче сәгате үткәрделәр.
2015 елдан Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Казан марафоны” җиңел атлетика ярышлары үткәрелә. Быел аның чираттагы этабы 5 майда узачак.
Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында “55+” кызыксынулар клубы әгъзалары янә җыелшыты. Бу юлы очрашу биюләр темасына багышланган иде.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәләре урыннарда Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышуларны башлап җибәрде.
6 апрель, шимбә көнне Нурлат шәһәренең Кооператив урамында язның икенче ярминкәсе үтәчәк.
Законнарга тәкъдим ителгән төзәтүләр тагы да күбрәк актив һәм битараф булмаган халык депутатлыкка барсын һәм авыл халкының проблемаларын хәл итәргә булышсын өчен юнәлтелгән.
Районда быел бәйсез бәяләү белән 94 мәдәният учреждениесен колачлау күздә тотыла.
2019 елның 12 апрелендә халык өчен хезмәт мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” телефоны эшләячәк.
Бүген, 5 апрельдә, Чистайда Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына керүче уведомлениеләрне карау буенча киңәшмә үткәрә. Анда нурлатлылар да катнаша.
Бүген “Нурлат элеваторы” коллективы шимбә җитүен дә көтеп тормыйча, актив рәвештә территорияне кардан чистарту өчен бердәм булып өмәгә чыкты.