Кичә Нурлат аграр техникумы базасында “Кибердружина” вәкилләре белән очрашу узды.
21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарәләр көне узачак. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советында “Муниципаль үзидарәнең иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында район Советының оештыру бүлеге начальнигы Динә Хуззятова да бар иде.
Быел масштаблы мәгърифәт акциясе кысаларында 149 нурлатлы үз белемнәрен тикшереп карады. Чара Халыклар дуслыгы йортында узды.
Бүген нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә республика киңәшмәсенә кушылдылар. Соңрак авыл хуҗалыгы темасына сөйләшү урында дәвам итте. Биредә язгы кыр эшләре турында сөйләштеләр, Ә “Нурлат-Агро” хуҗалыгы агрономы Андрей Светкин квадрокоптер ярдәмендә эшли башлаулары турында сөйләде.
Бүген район башлыгы Алмаз Әзхмәтшин яңа Нурлатта төзелүче мәчеттә булып, эшләрнең барышы белән танышты. Биредә бу җомгадан биш вакыт намаз укыла башлады.
Бүген “Спорт” паркында санитар-экологик икеайлык кысаларында зур шимбә өмәсе үтте.
Район газетасы каршындагы “Нурлы як” әдәби берләшмәсе әгъзалары озак вакыттан соң янә түгәрәк өстәл артына җыелышып, иҗади планнары белән уртаклашты.
Кичә Нурлат аграр техникумы базасында Татарстанның һөнәри иелем бирү оешмалары укучылары арасында Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.
Бүген Нурлат районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “Казан” агросәнәгать паркында узучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар.
“Сөләйманов Ә.И.” КФХсында язгы кыр эшләрендә дистәдән артыграк агрегет эшли. Алар уҗымнарны, күпьеллыкларны тукландыра, тырмалый.