Бүген Нурлатта шәһәр Советының чираттагы XXXII сессиясе үтте. Аны шәһәр Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин алып барды.
Бүген Нурлат районы Советының киңәшмәләр залында район территориясендә республика программаларының тормышка ашырылуына багышланган киңәшмә үтте.
Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен тулы кыйммәтле "мобиль поликлиника" башлап җибәрү планлаштырыла
Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучысы Дмитрий Еремеев шул көннәрдә экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнаша. Сочига үз белемнәрен күрсәтергә илебезнең 71 төбәгеннән 230дан артык 9-11 сыйныф укучылары килгән. Аларның белемнәрен составына Россиянең экология өлкәсе галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, РФның атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәрләре кергән жюри бәяләячәк. Олимпиада биремнәрен үтәүдән тыш, яшь экологлар курортның истәлекле урыннары – дендрарий, Роза-Хутор, Олимпия объектлары, Сочи-паркка экскурсияләргә дә барачаклар.
Кичә, 15 апрельдә, Нурлатның яшьгвардиячеләре тыл ветераны Ислам Кәримович Бәхтияров янында булып кайттылар.
Нурлатның яшь боксчылары Яңа Чишмәдә узган бокс буенча төбәкара турнирда уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Анда Булат Шиһапов беренче урын яулады.
Кичә шәһәр Мәдәният сараенда “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасы кысаларында сайлап алу туры үтте. Анда 4 команда чыгыш ясады.
Бүген, 16 апрельдә, Нурлатта команда-штаб өйрәнүләре башланып китте.
Нурлатның 6 ТОСы ТР муниципаль берәмлекләре тарафыннан оештырыла торган “ТРның иң яхшы территориаль берәмлеге” бәйгесендә уңыш яулады.
16 апрельдән 18енә кадәр районда команда-штаб өйрәнүләре уза. Аларда район территориясендә язгы ташуны аварияләрсез үткәрү, шулай ук торак пунктлар, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауны тәэмин итү белән бәйле сораулар карала.