Кичә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе базасында Мамык авылыннан хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Александр Виссарионов истәлегенә волейбол буенча турнир узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Нурлатнефть» НГДУсының әйдәп баручы эксперты Сергей Анатольевич Трубкинга Татарстан Республикасының дәүләт премиясе бирелде.
1 декабрь – “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары инвалидлар ункөнлегенә багышланган игелек эстафетасына старт бирделәр.
2 декабрьдән 12сенә кадәр “Дуслык” («Дружба», «Туслах») район газетасына 2020 елның беренче яртысына язылуга ташламалы бәя.
Хәзер нурлатлылар бер авырлыксыз Париж, Берлин, Дәһли, Стамбул шәһәрләренең кайсы юнәлештә булуын һәм ничә чакрымда булуын белә алалар.
Ит һәм сөт җитештерү районда кооперация үсешенең төп юнәлешләреннән санала.
Газетабыз редакциясе “Я точно знаю” республика журналист эшләре конкурсының “Басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә 2нче урынны яулады.
Бүген, 1 декабрьдә, Нурлат бердәмросслары партиянең 18 еллыгын билгеләп үтәләр.
Нурлат районының “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” һәм “Форпост” активистлары бүген узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә инвалидларга һәм мохтаҗ ялгызларга сатып алган товарларын җәмәгать транспорты тукталышына кадәр күтәрешеп барырга ярдәм итте.
Бүген Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә сугышчы-интернационалист Рәис Һадиев, шулай ук Әфганстанда алган җәрәхәтләреннән тыныч вакытта вафат булган якташларыбыз истәлегенә көрәш буенча беренчелек үтә.