Газетабыз редакциясе “Я точно знаю” республика журналист эшләре конкурсының “Басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә 2нче урынны яулады.
Бүләкләү тантанасы Бөтендөнья СПИДка каршы көрән көне алдыннан Казанның “Южная” сәүдә йортында үтте. Масштаблы профилактик чара кешелекнең әлеге проблемасына битараф булмаган йөздән артык кешене берләштерде. Күпләр бу көнне ВИЧка аноним-тестлаштыру үтте, интерактив мәйданчыклар эшендә актив катнашты. Биредә үк “Без сәламәт милләт. Безгә кушыл!” республика конкурсы җиңүчеләре арасында Нурлаттан Зарина Митрофанова да котлаулар кабул итте. “Призерлар исәбендә булуыма бик шат! Барлык кешеләр сәламәтлеге өчен мөһим булган акциядә катнашам бит”, – дип уртаклашты ул үз тәэсирләрен чараның алып баручысы Руслан Сабиров белән.