ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният учреждениеләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның еллык иҗади хисап концертлары бара. 
Бүген, 20 ноябрьдә, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә үткән республика коррупциягә каршы советы утырышын видеорежимда Нурлат районының коррупциягә каршы комиссиясе әгъзалары һәм җаваплы затлары да тыңладылар.
Бүген, 20 ноябрьдә, районның 332 чыгарылыш укучысы рус теленнән инша яза. 11нчеләр барлыгы 3 тема буенча үз белемнәрен сыный.
Район хуҗалыкларыннан шикәр заводына татлы тамыр ташу төгәлләнү ягында. 
Атна дәвамында  районның 27 мәктәбендә “Биредә законнар туа” дигән темага парламент дәресләре уза. 
19 ноябрьдә Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә  «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе активистларын бүләкләделәр. 

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Атна башыннан район мәктәпләрендә фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Укучылар экология, инглиз, чуваш телләре һәм башка кайбер фәннәрдән үзләрен сынарга да өлгерде инде.

21 ноябрьдә шәһәр мәктәпләре укучылары – Лилиана Гарифуллина (№1),  Екатерина Павельева (№2) һәм Елизавета Кириллова (№8) “Костер” республика балалар сәламәтләндерү үзәгенә юл ала. Биредә «SаМоSтоятельные дети» наркотикка каршы проектында катнашучылар өчен  республика профиль сменасы узачак.

Бүген Төнъяк-Көнчыгыш микрорайонында булачак балалар бакчасын төзү өчен җир  участогын бүлү  эшләре башланды. 

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең өлкән төркем футболчылары республика беренчелегенең финал этабына үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International