Нурлатта яңа балалар бакчасын төзү башлана

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Бүген Төнъяк-Көнчыгыш микрорайонында булачак балалар бакчасын төзү өчен җир  участогын бүлү  эшләре башланды. 260 урынга исәпләнгән учреждениеның проектын «Татинвестгражданпроект» институты эшләгән. Биредә  2-катлы 3-секцияле бина  төзүе планлаштырыла.  Аның гомуми мәйданы 5300 кв.м тәшкил итәчәк.  Казанның  "ПИК+"  подряд оешмасы вәкилләре әйтүенчә, объектны 2015 елның  сентябрь башында тапшыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International