Бүген Илия Пророк чиркәвенә изге Николай Чудотворец жәсәде белән ковчег кайтарылды.
Кичәге көнгә барлык мәйданнарның 73 процентыннан (бөртеккә кукурузны да кертеп) игеннәр җыеп алынган.
Активистлар тыл хезмәтчәне Ислам Кәрим улы Бәхтияровның өенә барып, фатирын җыештырырга булыштылар.
Проект үзәк поликлиника нигезендә гамәлгә керәчәк.
2007 елда республикада старт бирелгән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел уникенче тапкыр уздырыла.
Бүген, 16 август көнне, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова сугыш ветераны Антонина Андреевна Агаповага “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.
Шикәрчеләр микрорайонының «Дуслык» скверында «Шәһәрнең мәдәни мохите»проекты кысаларында атна саен иртәнге зарядка үткәрде.
2018 елның 24 августына Нурлатта Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Россия суд приставлары Федераль службасы Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарының берләштерелгән кабул итүе планлаштырылган.
2018 елның 20 августында гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокуклары саклануны тәэмин итү максатыннан Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Россия суд приставлары Федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә халык өчен суд карарлары үтәлеше мәсьәләләре буенча телефон аша “кайнар линия” үткәрә.
Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова камалыштагы Ленинградта гомер иткән Җанетта Александровна Кублицкаяга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.