Нефтьчеләр бүләк өләшә

2018 елның 17 августы, җомга

2007 елда республикада старт бирелгән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел уникенче тапкыр уздырыла.
Безнең район да аңа елның-елында бик теләп кушыла. Быел да район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр 1нче сыйныфка баручы нәниләр, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 65 баланы мәктәпкә әзерли.
– Минем бик тә мәктәпкә барасым килә. Укый да беләм инде. Мәктәпкә барырга бөтен әйберем – форма, спорт киеме, сумка, дәфтәр-китаплар да әзер. 1 сентябрь җиткәнен түземсезлек белән көтәм, – ди шәһәрнең 4нче урта мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга барачак Вероника Илеверова.
– Быел төпчек кызыбыз Верониканы мәктәпкә озатабыз. Әле аның абый-апасы бар. Әлбәттә, мәктәпкә җыену күп чыгымнар сорый. Бу акциянең булуы бик яхшы.
Безгә ярдәм күрсәткән мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәтебез зур, – диде Верониканың әнисе Надежда Илеверова.
“ТатРИТЭКнефть“ ТППсы җитәкчелеге ел саен Нурлат һәм республиканың башка районнарындагы 1нче сыйныфка баручы 10 балага ярдәм итә. Быел шуларның икесе – шәһәрнең 4нче мәктәбендә белем алачак 1нче сыйныф укучылары. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, 4нче мәктәптә 86 бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Шуларның 3се – аз керемле гаилә балалары.
-Тырышып укып, республика, район өчен файдалы шәхесләр булып үсегез, – дип теләкләрен җиткерде Вероника Илеверова һәм Марат Ибраһимовка бүләкләр тапшырган “РИТЭК“ АҖ генераль директоры урынбасары-“ТатРИТЭКнефть“ ТППсы директоры Николай Нефедов.
25 августка кадәр дәвам итәчәк хәйрия акциясе кысаларында 15 балага ярдәм күрсәтелгән инде.
Бу акциянең асылы ярдәмнең күләмендә түгел, ә игътибар күрсәтү, бер-береңә булышуда. Мондый ярдәм - бердәмлек, ярдәмләшү ул. Шуңа да предприятие һәм оешма җитәкчеләре балалары мәктәпкә баручы ата-аналарга ярдәм итсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International