ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Нурлат-информ”ның Халыкара өлкәннәр көне алдыннан игълан иткән “Үз ветераныңа “Дуслык”ка әбунә бүләк ит” акциябезгә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин старт бирде. Хәзер Нурлатта яшәүче өч ветеран район башлыгы үзе бүләк иткән газетаны татар, рус һәм чуваш телләрендә укыячак.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда үтәчәк чаралар программасы

Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбе “Содружество” Мәктәп Республикасы активистлары Самара өлкәсендә үткән Идел буе федераль округының укучылар үзидарәсе төбәк форумында катнаштылар.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр атналыгы кысаларында “Чыршыкай” балалар бакчасының өлкән төркем балалары шәһәр балалар китапханәсенә танышу экскурсиясе белән барды.

Бүген чиркәү календаре буенча 12 бөек бәйрәмнең берсе – Воздвижение Честного и Животворящего Креста Господня билгеләп үтелә.

2 октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Хәммәдиев ур., 19)  Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Нурлатта “Форпост” профилактика отряды әгъзалары белән Татарстан Республикасында яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган очрашу үтте. 
 

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Нурлат районындагы вәкиллеге район мәктәпләре укучыларын “О2” (Кислород) спорт-мәдәни проекты белән таныштыруын дәвам итә.

Полиция органнарында хезмәтне популярлаштыру, яшьләрне ОВД эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе Нурлат аграр техникумы студентлары белән очрашу оештырды.

Нурлат районы халкы депутатка үз сораулары белән 3 октябрьдә мөрәҗәгать итә алачак. Алдан язылу өчен тел: 2-28-24.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International