“Нурлат-информ”ның Халыкара өлкәннәр көне алдыннан игълан иткән “Үз ветераныңа “Дуслык”ка әбунә бүләк ит” акциябезгә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин старт бирде. Хәзер Нурлатта яшәүче өч ветеран район башлыгы үзе бүләк иткән газетаны татар, рус һәм чуваш телләрендә укыячак.
Нурлатта яшәүче хезмәт ветераннары Клара Вахитова белән Валентина Матросованың язмышларында уртаклыклар күп – икесе дә сугыштан соңгы елларның авырлыкларын татыган, хезмәт стажлары да дүрт дистә елдан артыграк. Һәм икесен дә район газетасы белән тулы бер гомер бәйли.
Башта Биккол, соңрак Фома мәктәбендә 40 ел балалар укыткан хөрмәтле укытучы, сугыш ветераны толы Клара Вахитова күпләгән бүләкләргә, Татарстаның атказанган укытучысы дигән дәрәҗәле исемгә ия. Бүген дә элеккеге укучыларыннан рәхмәт сүзләрен күп ишетә, мәктәпләргә очрашуларга еш чакыралар үзен.
* Газета мине гомерем буена озата бара. Мин аны һәрчак укып килдем, дәресләрдә балалар белән дә укый идек. Хәзер дә алдырам, күршеләремә дә биреп торам. Газета номерларын җыеп та барам, – ди Клара Солтановна.
Валентина Федоровна Матросова башта сәүдә өлкәсендә, соңрак сельхозтехникада хезмәт куйган. Бүген дә актив тормыш белән яши – чуваш һәм рус халык хорларында җырлый, Халыклар дуслыгы йорты үткәрә торган чаралардан да читтә калмый – һәр пәнҗешәмбедә “Дуслык” скверында зарядкага басучылар арасында ул.
* Район газетасын килү белән бар эшемне ташлап башыннан азагына кадәр укып чыгам, миңа бар нәрсә дә кызыклы, – ди Валентина Федоровна.
Бу көннәрдә аның бөтен көне сәгатьләп диярлек бүленгән – репетицияләр, чыгышлар белән буш вакыты калмый да диярлек.
Ә район башлыгыннан бүләк алуларына, аның яраткан газеталары да булуына чын-чынлап сөенде ветераннар. Алмаз Сәлимовичның формаль булмаган сөйләшү барышында хәлләрен белешүе, райондагы уңышлар хакында уртага салып сөйләшергә вакыт табуына күңелләре булды һәм ихлас рәхмәтләрен җикерделәр.
Ә Алмаз Сәлимовичның инде икенче тапкыр газета акциясен үз үрнәгендә башлап җибәрүе.
– Чираттагы бу акциягә эстафета таякчыгын башка җитәкчеләр, эшмәкәрләр дә кабул итеп алырлар һәм ветераннарына газетага әбунә бүләк итеп дәвам иттерерләр дип уйлыйм. Район газетасы өлкәннәргә дә зур бүләк, газетага да әбунә буенча зур ярдәм, – дип башкаларны да акциягә кушылырга чакырды Алмаз Сәлимович.
Бу көннәрдә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективларында үз ветераннарыбызны Өлкәннәр көне уңаеннан нинди бүләк белән сөендерик дип баш ватучылар шактыйдыр. Әлбәттә инде, һәркайсы аның кирәкле дә, кадерле дә, озак вакытлар дәвамында сөендереп тә тора торган булуын тели. Һәм акция кысаларында бүләккә “Дуслык”ны сайлаучылар һич тә ялгышмас