Нурлатта 2019 елның беренче төнендә ир бала дөньяга килгән. 31 декабрьдән 1енә каршы төндә бер генә бала туган.
Поликлиника
31 декабрьдә 8.00дән 12.00гә кадәр
3 гыйнварда 8.00дән 12.00гә кадәр
5 гыйнварда 8.00дән 12.00гә кадәр
9 гыйнварда хастаханә гадәти режимда эшли башлаячак.
Стационар
Стационар гадәти режимда эшли.
«Нурлат җылылык челтәрләре» 8(84345) 2-33-75
«Промочистка» 8(84345) 2-14-80
«Нурлатгаз ЭПУсы» 04, 8(84345) 2-13-86
«Нурлат РЭСы» 8(84345) 2-07-36, 2-04-58, 8(800)-2000-878
«Татнефтедор» НУАДы 8(84345) 9-01-57
МУП «УК ЖКХ» 8(84345) 2-05-50, 8(937)-583-47-73
3 гыйнвар
10.30 -12.00 − мәктәп укучылары өчен Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе бассейнына түләүсез керү (белешмә булу мәҗбүри).
“Спорт” паркында
13.00 – 14.00 – хоккей буенча мастер-класс; 15.00 – 17.00 – Күңелле стартлар
Яңа елның беренче көнендә Минҗамал Фәхретдин кызы Нуретдиновга 90 яшь тулды. Аны юбилее белән өенә барып котладылар.
Бүген Урта Чаллыда яшәүче тыл хезмәтчәне Евдокия Федотовна Захаровага 90 яшь тулды.
Бүген Югары Нурлат микрорайонында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәтхулла Хәлиулла улы Курамшинга 90 яшь тулды.
Күптән килгән матур традиция буенча, Иске Әлмәт авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга авыл җирлеге Советы депутаты Рафаэль Камаев бүләкләр ясады. Быел 8 сабый депутаттан бүләк алды, аларны Кыш Бабай балаларның өйләренә барып тапшырды.
Шул көннәрдә Нурлат чаңгычылары Радик Ибраһимов белән Вячеслав Янилкин "Казанские стальные профили" ачык республика чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Радик Ибраһимов 1нче, Вячеслав Янилкин 2нче урында.
Нурлат районы мөхтәсибәте кышкы каниклулар чорында балалар өчен мөселман лагерьлары оештыра.