Күптән килгән матур традиция буенча, Иске Әлмәт авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга авыл җирлеге Советы депутаты Рафаэль Камаев бүләкләр ясады. Быел 8 сабый депутаттан бүләк алды, аларны Кыш Бабай балаларның өйләренә барып тапшырды.