Россия тулысы белән цифрлы телевидиениегә күчәчәк. Татарстанда, шул исәптән Нурлатта да цифрлы телевидениегә тулысынча күчү 3 июньдә булачак.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Нурлат урманчылары урманнарны торгызу эшен 110 гектарда башкардылар.
Бүген Нурлат ресурс үзәге базасында кызлар һәм егетләр арасында автомногоборье буенча район бәйгесе үтте.
1 март – Аргун тарлавыгында батырларча һәлак булгна сугышчы-десантчыларны искә алу көне.
“ПолитСтартап” – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең гамәлдәге проекты, ул яшь гражданнарны иҗтимагый-сәяси тормышта үзләрен сынап карарга чакыра.
Бүген Чулпан авылында яшәүче Минебәнат Фатыйх кызы Шәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар” девизы астында үтәчәк. “Акыллы” технологияләр кешеләр өчен күп мөмкинлекләр ача, әмма челтәрнең ышанычлы булмавы, мәгълүматның киң таралуы борчу тудыра. Цифрлы технологияләрнең үсеше иң элек кулланучыларның төрле мәнфәгатьләрен истә тотарга тиеш: бу “акыллы электроника”ның сыйфатка һәм иминлеккә хокукы да, шәхси мәгълүматның туплануы, эшкәртелүе һәм кулланылуы турында белү хокукы да. Шуңа күрә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 15 мартта 9.00дән 16.00гә кадәр Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегендә (Мәктәп ур, 10) килеп туган сораулар буенча консультация алырга мөмкин булачак. Тел. 8 (84345) 2-08-83.
Кичә “Спорт” паркында шәһәрнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр өчен төрле чаралар оештырылды.
Узган атна азагында Нурлат шәһәре гимназиясе базасында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы һәм Ватанны саклаучылр көненә багышланган чара үткәрелде. Анда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашып, ату буенча әзерлекләрен сынадылар.
Нурлат үзәк район хастаханәсе муниципаль берәмлекләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 6 позициягә өскәрәк күтәрелде.