Татарстанда Бөтенроссия “Укучылар үзидарәсе” программасының “Бер команда бул” бәйгесенә йомгак ясалды. Аның җиңүчеләре арасында Нурлат укучылары да бар.
Нурлатта Лана өчен якыннары – апалары, абыйлары һәм күпләгән туганнары җан ата.
#ЖурфакНурлат проекты кысаларында гыйнвар азагында “Һава торышын иң яхшы алып баручы” сайланган иде. Аның җиңүчесенә яңалыклар тапшыруын алып бару хокукы бирелде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләре Җәлаловлар һәм Сәлахетдиновлар гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.
Халыклар дуслыгы йорты “Һәр балалар бакчасына бәйрәм” проекты кысаларында чаралар үткәрүен дәвам итә. Бүген алар “Чыршыкай” балалар бакчасында булдылар.
Нурлатның яшь гимнасткалары Азнакай районы башлыгы призларына үткән Бөтенроссия турнирында бер алтын һәм ике көмеш медаль яуладылар.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева җитәкчелегендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тартучы балигъ булмаганнар гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чираттагы бердәм кабул итү көне узды.
1 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанда ≪Сдай макулатуру - спаси дерево!≫ Бөтенроссия Эко-марафоны узачак. Нурлатта макулатура кабул итү 1нче мәктәп базасында 5 һәм 6 март көннәрендә узачак.
Узган атна азагында Нурлатта билбау көрәше буенча беренчелектә хуҗалар үзләре дә уңышлы чыгыш ясады. Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктбе укучылары Вилдан Сәетов – беренче, Мәдинә Рахимджонова – икенче, Илсаф Хөсәенов белән Альберт Закиров өченче урыннар яуладылар.
Май чабу атнасының беренче атнасында Халыклар дуслыгы йортының тату командасы “Һәр балалар бакчасына бәйрәм” проекты кысаларында “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары өчен урамда бәйрәм оештырдылар.