ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Кичә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе базасында «ТаграС-ЭнергоСервис»ның яшьләр комитеты кубогына волейбол ярышлары үтте.

Шул көннәрдә “Татарстанның музей язы-2019” акциясе кысаларында шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары Кама аръягы һәм Нурлат шәһәоре тарихы төбәк музеена экскурсиягә бардылар.

Сәләнгеш авылында яшәүче Марининнар гаиләсе хезмәтне яратып яши. Евгений Григорьевич и Ольга Владимировна балачактан эшкә өйрәнеп үскәннәр һәм бүген дә тормышларын тырыш хезмәт белән алып баралар.

Аларга терлек абзарларын яңартырга мини-фермалар төзелешенә бирелә торган дәүләт субсидиясе ярдәмгә килгән. Сәгыйровлар авылның иң уңган, тырыш гаиләләреннән.

Ә Чистай электр челтәрләренед Нурлат бүлекчәсе булышлыгы белән биредә 2 км электр линиясе яңага алыштырылган.


6
апрель, 2019 ел
шимбә

Нурлатның нәни гимнасткалары Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча «Восходящая звезда».ачык турнирында катнашып, чираттагы уңышларын яуладылар.

Нурлат бердәмросслары санитар-экологик икеайлыкка кушылып, тимер юлчылар микрорайонында урнашкан гражданнар сугышы корбаннары һәйкәле территоррясендә өмә үткәрделәр.

Нурлатның Кооператив урамында иртәдән зур җанлылык күзәтелә. Биредә авыл хуҗалагы ярминкәсе бара. Анда авыл халкы шәһәрлеләргә продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итә.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утыршы узды. Анда нурлатлылар видеорежимда катнаштылар.

Бүген, 5 апрельдә, ТРда “Нык гаилә” проектын тормышка ашыру буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте. Анда нурлатлылар видеорежимда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International