ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

“Күпмилләтле Нурлат” җирле иҗтимагый оешмасының иҗади командасы районыбызда яшәүче халыкларның традицион кухня серләрен ачуны дәвам итә. Бу юлы алар әрмән гаиләсендә булып кайттылар.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Нурлатта быел кикбоксинг буенча район беренчелеге “Ачык ринг” исеме астында үтте. Традицион турнир 26нчы тапкыр оештырылды һәм анда нурлатлылардан тыш, Түбән Кама, Димитровград шәһәрләре һәм Самара өлкәсенең Клявлино районыннан да яшь кикбоксчылар катнашты.

Нурлатлы Наил Нәбиуллин тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Төркиянең Истанбул шәһәрендә үткән җиңел атлетика ярыммарафонында катнашты. Финиш сызыгын Наил башына татар түбәтәе, ә Гөлчәчәк калфак киеп йөгереп узган.

Нурлат УТТсы хезмәткәрләре «Татспецтранспорт» ИКның “Талантлар фестивале” иҗади бәйгесендә катнашып, дипломнарга лаек булдылар.

Кичә Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Сәхибә Әсадулла кызы Минабетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул көннәрдә якташларыбыз, “Татар моңы“ җыр бәйгесе җиңүчесе, “Болгар“ телевизион һәм башка бик күп конкурслар лауреаты Сиринә Зәйнетдинова һәм талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Узган ял көннәрендә 4нче мәктәп укучысы Анастасия Пиксендеева Мәскәүдә рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, призер булды.

1918 елның 8 апредендә хәрби эшләр буенча өяз, губерна һәм округ комиссариатлары оеша.

Нурлатның яшь боксчылары Ульян шәһәре Засвияжск районы ДЮСШсы беренчелегендә катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан оештырылган “Сәламәтлеккә 10000 адым” акциясе шәһәрнең үзәк мәйданында күпләгән нурлатлыны үзенә җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International