ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

29 августта “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә илкүләм проектларның тормышка ашырылуына багышланган тематик кабул итү узачак.

Нурлат шәһәрендәге пенсия фонды идарәсеннән хәбәр итүләренчә, пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертми.

Кичә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов өч мең тонна чиген узган комбайнчыларга сертификатлар тапшырды. Болар - Әнәс Сәлахов, Роберт Абдрахманов, Виталий Богданов һәм аларның ярдәмчеләре.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

30 август – Республика көнендә Нурлатның төрле парклары, скверларында бәйрәм чаралары узачак.

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы утырышында катнаша. Ул шулай ук «Ворлдскиллс» чемпионаты мәйданчыкларында да булды.

22 августта Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү комиссиясе утырышы булды.

Бүген “Грани” мәдәни күңел ачу үзәгендә Булат Мирзагалимов белән Дамир Мөхәммәтҗанов Нурлат яшьләре өчен мастер-класс үткәрделәр.

Кәкре Атауда кош-корт үстерүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Сәгыйровлар гаиләсендә дә 50шәр баш каз һәм үрдәк үсә быел.

Бу ял көннәрендә Яңа Чишмә районында үткән чуваш халык иҗатының “Уйнагыз, гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте. Анда Нурлат гармунчылары да катнашты.

Поселокта яшәүчеләр яшьләрнең өмәгә чакыруына сүз белән түгел, эш белән кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International