Бүген нурлатлылар Россиянең барлык субъектлары белән берлектә халыкара агарту акциясенә кушылдылар.
Бүген Нурлатта район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлегенә багышланган эшче киңәшмә узды.
Кичә шәһәр Мәдәният сараенда нурлатлыларның яраткан җырчысы, моңлы сандугачыбыз Фәүзия Кәлимуллинаның иҗат кичәсе узды.
Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек кысаларында бүген җирле благочиние вәкилләре район җитәкчелеге белән актуаль сораулар хакында сөйләште.
5 ноябрьдә Нурлат районы башкарма комитетының 10нчы кабинетында гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү узачак.
Шул көннәрдә Балалар иҗаты үзәгенә йөрүчеләр “Орлята учатся летать” патриотик җырлар фестивалендә катнашып кайттылар.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә истәлекле көнгә багышланган дәресләр үтте.
Шул көннәрдә “Ышаныч” үзәге белгечләре 2нче мәктәп базасында эшләүче “Вожатый мәктәбе” профильле лагеренда тренинглар үткәрделәр.
Нурлат гимнасткалары чираттагы тапкыр башкала ярышларыннан зур җиңүләр яулап кайттылар.
Бөтенроссия гимнастика көненә багышлап үткәрелгән нәфис гимнастика буенча “Көзге ямь” ачык турниры гимнасткаларның бүләкләр янчыгын барлык дәрәҗәдәге бүләкләр белән тулыландырды. Алар гомуми зачетта икешәр алтын һәм көмеш, бер бронза медаль яуладылар. Эмилия Сәгъдиева һәм Ралинә Батдалова дәрәҗәле жюриның югары бәясенә лаек булдылар. Эльвина Сатдарова һәм Аня Челышова – икенче, Софья Синцова өченче урыннарда. Эльвина белән Софьяның мондый дәрәҗәдәге ярышларда тәүге тапкыр гына катнашуларын һәм шунда ук лаеклы нәтиҗә күрсәтүләрен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк.
– Барлык кызларым да максималь тырышлык күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар, – дип билгеләп үтте кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.
Әмма бүләкләр моның белән генә чикләнми. Эльвина “Мисс сөйкемлелек”, ә Аня “Мисс елмаю” номинацияләре буенча аерым билгеләп үтелгән.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә адвокат Екатерина Малярова түләүсез кабул итү үткәрде.