ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2020 ел
якшәмбе

Район җитәкчелегенең традицион йомгаклау очрашулары бүген  Югары Нурлат, Ключи, Түбән Нурлат микрорайоннарында узды. Очрашуларда  районның җаваплы службалары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.


22
август, 2020 ел
шимбә

Бүген "Музыка" скверында Россия көненә багышланган узды. 

Кичә шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә "Калейдңаскоп" курчак театры артистлары нурлатның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тамаша тәкъдим иттеләр. 

Бу атнада мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү төгәлләнде. 

Кычытканлыда хакимият органнары вәкилләре, авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар катнашында  "Закир чишмәсен" ачу чарасы узды. 


21
август, 2020 ел
җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Балалар сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашу вакытында шулай диде. 

Юл хәрәкәте иминлеге ДБУсы  вәкиле  Наталья Иванова 5нче урын яулап,  җиңүчеләрнең унлыгына керде. Баннерлар конкурсында 4нче урын алды. 

3 сентябрьгә кадәр "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемеология үзәге" ФБУЗының Нурлат районындагы филиалы мәктәп кирәк - яраклары, балалар товарларының иминлеге, сыйфат мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә. 

"Бердәм Россиянең Яшь гвардия" активистлары "Бердәм Россия"  партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары белән бергә "Чиста яр" акциясен оештырдылар. 


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Нурлатта Җирлекара китапханә хезмәткәрләре яшь шәһәрлеләр өчен  саф һавада танып белү чараларын үткәрү эстафетасын кабул иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International