Сәнгать мәктәбе нурлатлыларны үзенә тартып тору урыны

2020 елның 21 августы, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Балалар сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашу вакытында шулай диде. 

Очрашуда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Ул Нурлаттагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Федераль проект кысаларында Карл Маркс урамы мастаблы реконструкция кичерде, республика программалары кысаларында спорт объектлары төзелә, ишегаллары ремотлана. 

Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары район башлыгына игтибары өчен рәхмәт белдерделәр, узхган ел биредә тулысынча реконструкция үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International