ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Иртәгә яңа уку елы старт ала, гадәттәгечә күбебез бу көнне тантаналы динейкалар көтә.  Пандемия чорында укуның беренче көне ничек узуы хакында район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Чәчәк Газизова хәбәр итә. 

Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданы нурлатлыларны үзенә тартып торды. Биредә Республика көненә багышланган бәйрәм концерты узды. 


30
август, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Нурлат районы халкы! Нурлат районы электр челтәрләре 31 августта районның 4 торак пунктында план нигезендә ут сүндерелү хакында хәбәр итә. 

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары шәһәрлеләрне һәм кунакларны   бәйрәм концерты белән сөендерде. 

"Грани" мәдәни-ял үзәге территориясендә бүген аеруча җанлы иде. 

Яңа уку елы алдыннан полиция хезмәткәрләре күпбалалы һәм аз тәэмин ителешле гаиләләргә булыша. 

Хуҗалыкта көзге чәчүгә инде 15 августта керештеләр. Эшләр Фома, Зирекле басуларында тәмамланган, хәзер чәчү Елаур янында бара. 


29
август, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар!
Татарстан Республикасы көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
30 август һәркайсыбыз өчен зур мәгънәгә ия – бу көнне без Татарстанның дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Без республикабызның бай тарихы һәм мәдәнияте, аның куәтле икътисади потенциалы белән горурланабыз. Һәр заманда да Татарстанның төп казанышы аның күпмилләтле халкының үзара аңлашып яшәве, бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге булды. Бүген Татарстан Республикасы кешеләр иминлеге һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтүгә юнәлдерелгән икътисади, социаль һәм милли сәясәт алып баруның ачык үрнәге булып тора. Һәм бу барчабыз өчен дә ТАССРның 100 еллыгында аеруча әһәмияткә ия, чөнки без тарихи үсеш этаплары аша аның бүгенге уңышлы тормышын һәм перспективалы киләчәген күрәбез.
Районыбыз бөтен Татарстан белән бер ритмда яши һәм үсеш кичерә. Бу бәйрәм көнендә барлык нурлатлыларны узган еллар эчендә ирешкәннәрнең кадерен белергә һәм республика үсешенә үзләреннән өлеш кертергә чакырам.
Кадерле нурлатлылар! Сезгә нык сәламәтлек, саекмас энергия, бәхет, тынычлык телим, барлык башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!
А.С.Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

Уен һәм спорт комплексларын  "Татнефть"  Хәйрия фонды исәбенә куйдылар. 

Быел мәктәпне тәмамлаган 225 чыгарылышның барысы да аттестатка ия булды. Шуларның - 203 чыгарылышы вузга керү теләге белдерделәр һәм БДИ тапшырдылар. 

Уку елын дистанцион форматта төгәлләсәк тә уңышлар да бар. 11 фәннең 5се буенча күрсәткечләр республикага караганда югары. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International