Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2020 елның 29 августы, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар!
Татарстан Республикасы көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
30 август һәркайсыбыз өчен зур мәгънәгә ия – бу көнне без Татарстанның дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Без республикабызның бай тарихы һәм мәдәнияте, аның куәтле икътисади потенциалы белән горурланабыз. Һәр заманда да Татарстанның төп казанышы аның күпмилләтле халкының үзара аңлашып яшәве, бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге булды. Бүген Татарстан Республикасы кешеләр иминлеге һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтүгә юнәлдерелгән икътисади, социаль һәм милли сәясәт алып баруның ачык үрнәге булып тора. Һәм бу барчабыз өчен дә ТАССРның 100 еллыгында аеруча әһәмияткә ия, чөнки без тарихи үсеш этаплары аша аның бүгенге уңышлы тормышын һәм перспективалы киләчәген күрәбез.
Районыбыз бөтен Татарстан белән бер ритмда яши һәм үсеш кичерә. Бу бәйрәм көнендә барлык нурлатлыларны узган еллар эчендә ирешкәннәрнең кадерен белергә һәм республика үсешенә үзләреннән өлеш кертергә чакырам.
Кадерле нурлатлылар! Сезгә нык сәламәтлек, саекмас энергия, бәхет, тынычлык телим, барлык башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!
А.С.Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International