Республикада – беренче

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат районы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча республика смотр-конкурсында беренче булды. 
Күптән түгел ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары арасында 2016 елда запастагы һәм хәрби хезмәт чакырылачак гражданнарны броньлау һәм хәрби исәпкә алуны иң яхшы оештыруга республика сморт-конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Муниципаль районнар арасында Нурлат 1нче урынны яулады.  Үткән атнада броньлау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышын район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов шундый күңелле яңалык белән башлап җибәрде. Утырышта исә смотр-конкурсны  инде агымдагы елда оештыру төп мәсьәлә буларак каралды. 
–    Смотр-конкурсның беренче этабы инде 1 апрельдән башлана һәм 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чор эчендә район комиссиясе Нурлат шәһәре һәм районы хәрби комиссариаты белән  берлектә район территориясендә урнашкан  җирле үзидарәләр һәм оешмаларда хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча эшләрнең торышын төрле бәяләү күрсәткечләре нигезендә караячак. Ә  соңыннан җиңүчеләрнең күрсәткечләре республика конкурс комиссиясенә юлланачак, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Владимир Борисов. 
Смотр-конкурс запастагы гражданнарны броньлау һәм хәрби исәпкә алу буенча эшне оештыруны камилләштерү, җирле үзидарә органнарында  һәм оешмаларда бу юнәлештә эшне оештыруның реаль торышын билгеләү һәм бу эшне алып баручы вазифаи затларны стимуллаштыруны максат итә. Һәм утырыш азагында Руслан Хәлилович район комиссиясе әгъзаларын быел да смотр-конкурста канашуны нигезләмә нигезендә тиешле дәрәҗәдә оештырырга чакырды. 

Запастагы һәм хәрби хезмәт чакырылачак гражданнарны броньлау һәм хәрби исәпкә алуны иң яхшы оештыруга республика сморт-конкурсының Нигезләмәсе белән Нурлат муниципаль районының nurlat.tatarstan.ru рәсми сайтының “Документлар” бүлегендә урнаштырылган “Хәрби хезмәт” сәхифәсендә танышырга була.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International