Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде.
Шушы көннәрдә Казанда Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чаралар Эчке эшләр министрлыгының актлар залында һәм Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узды. Чара Эчке эшләр министрлыгы ветераннар хәрәкәтенең 35 еллыгына багышланган иде.
Күп еллар дәвамында хокук саклау органнары системасында хезмәт куйган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеген җитәкләгән Нурлат АТПсы башлыгы Идрис Кәримовка медальне тантаналы шартларда тапшырдылар.