Бикүле авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчалары һәм республикадан өстәмә финанслаштыру хисабына яңа МТЗ-82.1 тракторы сатып алдылар. Трактор авыл җирлегенә кергән авылларда юлларны карап тору, төзекләндерү кебек әһәмиятле эшләрне башкаруга хезмәт итәчәк. Әлегә техниканы теркәү һәм рәсмиләштерү эшләре белән мәшгульләр. Авыл җирлеге башкарма комитетында әйтүләренчә, Бикүле республикада үзара салым программасы ярдәмендә шундый техника сатып алган беренче авыл җирлеге икән.