Биккол мәдәният йортында язгы каникуллар дәвамында авыл балалары өчен чаралар үткән

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Авылда яшәүче мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язгы каникуллар дәвамында мәдәният йорты һәм җирле китапханә хезмәткәрләре  төрле чаралар оештырган. Алар арасында “Кечкенә шырпыдан зур ялкын чыга” дип аталган профилактик чара, “Канатлы дусларыбыз” дип аталган танып-белү уены балаларның күңеленә аеруча хуш килгән. Шул ук вакытта күмәк уеннар, спорт чаралары үткәрелгән, ә атна азагында ботка, коймак пешереп, кайнар чәй һәм җыр-биюләр белән Нәүрүзне билгеләп үткәннәр. Җиңүчеләр грамоталар белән билгеләп үтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International