24 нче март көнне Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары А.И.Поминов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер – класс “Туган тел” бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте.
Бәйге укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелде.
Бәйгене үткәрү максаты һәм бурычларына иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләү; татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик-методик эшчәнлеген активлаштыру; татар теле һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү; республикадагы дәүләт телләрен өйрәнүнең мөһим проблемаларын чишү юлларын ачыклау куелган иде.
Нурлат мәгариф идарәсенең данын яклап Нурлат гимназиясеннән Гыйбадуллина Гөлназ Шакирҗан кызы республика һәм регионнардан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында мастер класс һәм татар халкының милли күлмәген тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап дипломант исемен яулады.