Кичә аграр техникумда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен “Минем һөнәрем – минем сайлау” дип аталган чираттагы Ачык ишекләр көне узды. Мәктәп укучылары өчен биредә тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде, һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча һөнәри пробалар үткәрелде. Укучылар биредә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды. Чара барышында техникум администрациясе һәм потенциаль эш бирүчеләр укучыларны техникум эшчәнлеге хакындагы мәгълүмат белән таныштырды.